Мы в социальных сетях

Комсомол районында Евгений Никанорович Батенчук һәйкәле янында легендар Чаллы төзүчесенең тууына 106 ел тулу уңаеннан чәчәкләр салу тантанасы булды. "Камгэсэнергострой"ның беренче директорын искә алырга Социалистик Хезмәт Геройлары, шәһәрнең Мактаулы гражданнары, предприятие ветераннары, шәһәрнең төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студентлары килде.

Евгений Никанорович Яр Чаллыга 1971 елда килә, аның инде Бөтенсоюз масштабындагы төзүче һәм җитәкче буларак тәҗрибәсе була. Үзенең хезмәте һәм тирән белемнәре, кешелеклелек һәм оештыру сыйфатлары, таләпчәнлеге нәтиҗәсендә, Евгений Батенчук Яр Чаллыда һәм республикада зур абруй казанды. Ул Татарстан һәм Якутия АССРның, РСФСРның Атказанган төзүчесе, Мирный һәм Яр Чаллы шәһәрләренең Мактаулы гражданины, күп кенә орден һәм медальләр кавалеры, 1981 елда "КАМАЗ" төзелеше өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек. Ул 1999 елда вафат була.

Җомга, 28 февраль 2020, 16:35