Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев иртәнге киңәшмә үткәрде һәм социаль-мәдәни объектлар төзелешенең барышын бәяләде. Тикшерү 19 нчы мәктәп һәм 77нче гимназия арасында Шишкин бульварында төзелә торган «Юбилейный» йөзү бассейны төзелеше урынында башланды.

Июнь аенда тест режимында эшне башлау өчен, төзелешне май аенда тәмамлау планлаштырыла.  Хәзерге вакытта штат расписаниесен формалаштыру белән шөгыльләнергә кирәк, дип билгеләде шәһәр башлыгы. "Принцип-иң яхшысы балаларга, ике мәктәпне колачларга тиеш ул. Биредә өч меңнән артык бала укый. Без моны беренче чиратта ике мәктәп укучылары өчен төзибез, ә аннары калган вакытта шәһәр халкы да йөри алачак", - диде мэр.

Объект «Демография» илкүләм проекты һәм «Спорт - тормыш нормасы» федераль программасы кысаларында төзелә.

«Төзелә торган һәр объект һәрвакыт 100%тан артык тулган. Бездә бездә артык йөкләү, объектлар җитмәү проблемасы бар. Минем хәтеремдә бу инде өченче йөзү бассейны. Чаллы Педагогия университетында H2O була, аннары 50 метрлы касәле «Альбатрос» һәм менә «Юбилейный» спорт комплексы була. Шуңа күрә объект мөһим һәм кирәкле, өстәвенә, шәһәрдә спорт объектлары җитми. Тәэмин ителеш бик югары түгел. Әмма ил президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар алар биредә. "Илкүләм проект нәрсә ул?" без моңа авыз тутырып - юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, йөзү бассейны, дия алабыз. Ил һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән кирәкле һәм мөһим объектлар төзелә», - диде Яр Чаллы мэры.

Бассейн төзелеше белән «ФОРТЭКС» компаниясе шөгыльләнә. Эшләр 70%ка башкарылган. Объектның гомуми смета бәясе – 279 млн сум. Биредә алты юллы 2,3 м киңлектәге олылар касәсе, 25 м озынлыктагы 6-10 метр тәшкил итүче балалар касәсе, шулай ук коры йөзү залы төзекләндереләчәк. Шулай ук бассейнда тамашачылар өчен трибуналар да каралган. Анда тәүлегенә 600 кеше сыйдырып булачак.

Иртәнге киңәшмәнең чираттагы ноктасы булачак Рус драма театры төзелеше урыны булды. Объектны Чулман проспекты буенча Тантаналар сарае янында урнаштыру планлаштырыла. Бу 500 урынга исәпләнгән тамаша залы булган дүрт катлы бина булачак.

"Тантаналар сарае белән бер линиягә бина утыртылды, җәяүлеләр сукмагы өчен урын калды. Алар арасында 200 урынга исәпләнгән парковка бар, ул Тантаналар сараена да, «Мастеровые» театрына да эшли. Бүген проект документлары әзерләнә", - дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков.

«Хәзер проект алды эшләре бара. Бу объектның кайда урнашачагы турында күзаллау бар инде. Ул  Чулман проспектында урнашачак. Биредә шәһәр өчен иҗтимагый әһәмияткә ия булган урыннарны урнаштыру буенча яхшы мөмкинлек барлыкка килә. Тантаналар сарае күптән төзелгән. Биредә «Мастеровые» коллективы өчен рус драма театры бинасын төзү планлаштырыла. Моннан тыш,  рус драма театры бинасы артында полилингваль мәктәп төзү көтелә. Сез беләсезме, Минтимер Шәрип улы Шәймиев инициативасы буенча мондый мәктәпләр, шул исәптән Яр Чаллы шәһәрендә дә төзеләчәк», - дип сөйләде Наил Мәһдиев. Объектны төзү проект-смета документациясен әзерләгәннән һәм финанслау чыганагын билгеләгәннән соң башланачак.

Шимбә, 29 февраль 2020, 09:09