Мы в социальных сетях

Комсомол районында Май чабу бәйрәме ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында узды. Бәйрәм программасында «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге, «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты, 15-нче балалар иҗат йорты коллективлары катнашында концерт каралган. Бәйрәмдә катнашучылар өчен уен мәйданчыклары, бөтен гаилә өчен күңелле конкурслар, һөнәрчеләр, тартмачылар һәм халык осталары сәүдәсе, әлбәттә, коймаклар белән чәй эчү оештырылды.

Чарада һәркем күңеленә хуш килердәйне тапты: күңелле такмаклар, халык җырларын тыңлады, әйлән-бәйлән үткәрде, коймак пешерү бәйгесендә катнашты. Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров шәһәр халкын халык бәйрәме белән котладылар.

Карачкы яндыру бәйрәмнең иң көтеп алынган һәм дулкынландыргыч мизгеле булды.

Якшәмбе, 1 март 2020, 10:12