Мы в социальных сетях

 Комсомол районында Май чабу бәйрәме ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында узды. Бәйрәм программасында «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге, «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты, 15 нче балалар иҗат үзәге коллективлары катнашында концерт әзерләнде. Бәйрәмдә катнашучылар өчен уен мәйданчыклары, бөтен гаилә өчен күңелле конкурслар, һөнәрчеләр, халык осталары сәүдәсе, коймаклар белән сыйлану оештырылган иде. Бәйрәмдә һәркем күңеленә хуш килде: күңелле такмаклар, халык җырлары башкарылды, әйлән-бәйлән, коймак пешерү буенча ярышлар узды.

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров шәһәр халкын бәйрәм белән котладылар. "Май чабу язның башлануын символлаштыра. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм язгы кәеф телим", - диде Флера Андреева.

Якшәмбе, 1 март 2020, 10:29