Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының «Беляев» тукталышында яңа трамвай тукталышы павильоны барлыкка килде. Аны «ПАД» МУП хезмәткәрләре чаллылылар мөрәҗәгатеннән соң урнаштырдылар.

2020 елның эш планына «Домостроителей», «Гидростроителей» һәм «Театр кукол» тукталышларында  тукталыш павильоннарын урнаштыру эшләре кертелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сораулар социаль челтәрләрдә даими рәвештә килеп тора. Шундый сорауларның берсен Чаллы кызы «Вконтакте» социаль челтәренең «Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә калдырган иде. Ни өчен тукталыш павильоны алдында койма куелган дигән сорау белән мөрәҗәгать итте ул.

Төркемдә аңлатмалар оператив рәвештә бирелде. Чынлыкта бу тукталыш павильоны түгел, ә сәүдә павильоны икән.

Җомга, 27 март 2020, 09:49