Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сидоровка паркында балалар һәм өлкәннәр өчен спорт бәйрәме оештырылды. Сидоровка паркында «Профит» компанияләр төркеме хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары һәм «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. Спорт бәйрәме ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, «Бердәм Россия» Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева катнашты. Ярышлар программасына чаңгы эстафетасы, аркан тартышу, гер күтәрү, строй әзерлеге, противогаз кию, хәрби җыр инсценировкасы һ.б. ярышлар керде.

Җиңүчеләрне грамоталар, кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр. Катнашучылар өчен кыр кухнясы, кайнар аш оештырылган иде.

Чаңгы эстафетасында ПРОФИТ компанияләр төркеме коллективлары арасында: 1 урын "НСК", 2 урын" ПСК", 3 урын-КамТИСИЗ. Укучылар арасында Аҗаган нәтиҗәләре буенча: 1 урын-10 нчы мәктәп, 2 урын - 3 нче мәктәп, 3 урын - 5 нче мәктәп.

Дүшәмбе, 2 март 2020, 13:10