Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Ак каурый»онлайн-конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурста катнашу өчен шәһәр югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 16 яшьтән 25 яшькә кадәр өлкән сыйныф укучылары һәм студентлары чакырыла. Гаризалар 1 апрельгә  кадәр электрон почта адресына кабул ителә: mizgel1919@mail.ru.

Катнашучы үзе язган әсәрен яки яраткан авторның татар телендәге әсәрен тәкъдим итә ала. Конкурс яшь, талантлы шагыйрьләрне, нәфис сүз осталарын эзләү һәм ачыклау максатыннан үткәрелә. Конкурс турында Нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин. Катнашу буенча гариза монда күрсәтелгән.

Дүшәмбе, 23 март 2020, 13:01