Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен «Евразия лингвистик олимпиадасы» төбәкара олимпиадасы узды. Олимпиаданың координаторы – Мәскәү дәүләт лингвистика университеты.
Татарстаннан олимпиадада йөздән артык укучы катнашты, финалга 18 кеше чыкты. Олимпиада өч тел: инглиз, алман һәм итальян теле буенча үткәрелде. Анда безнең республикадан гына түгел, күрше Башкортстаннан да укучылар катнашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 2 март 2020, 15:14