Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген мэриядә 2019 елда Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты үтәлеше турындагы хисап проекты буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Чарада мэрның урынбасары Флера Андреева катнашты.

Яр Чаллының 2019 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда тулаем территориаль продукт күрсәткече 25,3%ка арткан һәм бәяләүләр буенча 218,9 млрд сум тәшкил иткән. Озатылган сәнәгать продукциясенең күләме 348,9 млрд сум, сәнәгать җитештерүе индексы – 93,1%, шәһәргә җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 63,5 млрд сум тәшкил иткән.

"Иң зур үсешне Татпроф, КАММИНЗ КАМА, «Начало», «ДомкорИндустрия», «Агросила - Молоко», «Хайер Фридж Рус» кебек предприятиеләр тәэмин итте. "Яр Чаллы" ТОСЭР резидентлары барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым преференцияләренә караганда өч тапкыр күбрәк салым күчерделәр. Алар шәһәр икътисадына 15 млрд 600 млн сум инвестицияләгән, 5600 эш урыны булдырган. Резидентлар структурасының 65%тан артыгын Россия кече бизнес компанияләре биләве мөһим", - дип ассызыклады Наталия Кропотова.

2019 елда Яр Чаллы бюджеты үтәлеше турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина сөйләде. Шулай итеп, бюджет керемнәре 9 млрд 998 млн сум тәшкил иткән. 2018 елга үсеш темпы-105,4%. Керемнәр структурасында үз керемнәре 51%, бюджетара трансфертлар 49% тәшкил итте. 2019 елда салым һәм салым булмаган керемнәр буенча план билгеләнешләре 103%ка үтәлгән.

2019 елда Яр Чаллы бюджеты үтәлешенә бәяне шәһәрнең Контроль-хисап палатасы Рәисе урынбасары Ольга Лапитова һәм КФУның Яр Чаллы институты профессоры Анатолий Макаров тәкъдим итте. Эксперт комиссиясе бюджет үтәлеше буенча уңай бәяләмә бирде.

Дүшәмбе, 2 март 2020, 16:04