Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Бөек Ватан сугышында катнашучылар Хасият Нурулла улы Вәлиев һәм Мидхәт Мәүли улы Мәүлиевка юбилей медальләре тапшырылды. Аларны өйләренә барып котладылар. Ветераннарга бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов һәм Шәһәр Советы депутаты Михаил Левашов тапшырдылар. Алар ветераннарны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Хасият Нурулла улы Буа районының Камбыл авылында туа. Казан тарихи университетын тәмамлаган. 1941 елда армиягә алына. Монголиядә хезмәт итә. Хәрби дәрәҗәсе - капитан. «Германияне Җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 1946 елда демобилизацияләнә. Лаеклы ялга чыкканчы мәктәп директоры булып эшли. 1979 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 

Мидхәт Мәүли улы ТАССРның Минзәлә районы Чулпан авылында туа. Җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәлә педагогия училищесына укырга керә һәм 1943 елда тәмамлый. Шул ук елны, 17 яшендә, хәрби хезмәткә алына. Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1946 елда демобилизацияләнә һәм өенә кайта. "I дәрәҗә Ватан сугышы" ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Лаеклы ялга чыкканчы Мидхәт Мәүли улы Менделеевск районының Аю мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Укытучылык стажы 41 ел тәшкил итә. Яр Чаллыга 1987 елда пенсиягә чыкканнан соң килә. 12 ел дәвамында иҗтимагый эш белән шөгыльләнгән, 62 комплексның ветераннар Советы рәисе булган.

Дүшәмбе, 2 март 2020, 15:25