Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Алин Рәүф улы Әхмәтов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Розалия Бражникова котлау сүзләре җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Алин Рәүф улы ТАССРның Тукай районы Югары Суык-Су авылында туган, урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаган. Сугыш елларында 10 яшьтән авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли, аннары аны Совет Армиясе сафларына алалар, анда ул Германиядә 1950 елга кадәр хезмәт итә. 1957 елда өйләнә. Озак вакытлар "Камгэсэнергострой" предприятиесендә инженер булып эшли. 1990 елда "КАМАЗ"тан лаеклы ялга чыга. Хатыны белән ике бала үстергәннәр, өч оныклары бар. Алин Рәүф улы «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Дүшәмбе, 2 март 2020, 16:42