Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Лина Хәсән кызы Яруллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медале һәм шәһәр җэры исеменнән бүләк тапшырдылар. Лина Хәсән кызы ТАССРның Алексеевск районы Иске Салман авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Иске Салман колхозында эшли, сугыштан соң Казан шәһәренә күчеп килә, анда урта махсус мәктәпкәчә белем ала һәм пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 2019 елдан Лина Хәсән кызы Яр Чаллыда яши.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 март 2020, 09:05