Яр Чаллы укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Җиңүгә юл" хәрби-патриотик уенында катнаштылар. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының икенче уку корпусында укучылар марш атладылар, «яшерен пакет»ны тикшерделәр, автомат сүтеп җыйдылар. Уенда шәһәрнең 16 гомуми белем бирү учреждениесеннән 120дән артык укучы катнашты, алар арасында – кадет мәктәпләре, лицейлар һәм гимназияләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 март 2020, 09:29