Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Тәгъзимә Сәгыйз кызы Шәрипова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән котлаулар һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина тапшырды.
Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 март 2020, 15:14