Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» исемле шәҗәрә бәйгесендә катнаша ала. Катнашучыларга үзләренең шәҗәрәләрен, гаилә милли киемен, фотодокументларын тәкъдим итәргә кирәк. Гаилә генеалогик агачы (шәҗәрә) гаилә династияләре, реликвияләр һәм коллекцияләр турындагы материаллардан, гаилә тормышындагы кызыклы фактлардан (гаилә легендалары) торырга һәм альбом, стенд, панно, баннер-коллаж һ.б. рәвешендә рәсмиләштерелергә тиеш.

Бәйрәм 3 этапта үткәрелә: муниципаль, зона, республика. Конкурс буыннарның дәвамчанлыгын саклау, милли гореф-гадәтләрнең һәм эстетик идеалларның уртак нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, Татарстан Республикасы халыкларының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен торгызу максатларында үткәрелә.

Чараның муниципаль этабында беренче урынны алган катнашучылар зона этабына җибәрелә, ул Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 6 апрельдән 13 апрельгә кадәр узачак.

Конкурс турында Нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин. Катнашырга теләүчеләргә район администрацияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Җомга, 6 март 2020, 10:21