«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен Бөек Ватан сугышында катнашучы Габделхак Галиулла улы Сафиуллин һәм Мәгъсүм Махъян улы Махъяновка тапшырдылар. Ветераннарны юбилей медальләре белән Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов бүләкләде.
Габделхак Галиулла улы Татарстан АССРның Чирмешән районы Иске Кади авылында туа. 1944 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1945 елда Польшага җибәрелә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 1951 елда Бөгелмә шәһәрендә Сәүдә-кооператив училищесына укырга керә. 1973 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Габделхак Галиулла улы лаеклы ялга озак вакытлар сәүдә базасында склад мөдире булып эшләгәннән соң чыга.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 март 2020, 16:23