Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Үзәк районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырдылар. Бүләкне бүген Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов Шакир Шәрип улы Шәриповка һәм Әнәс Сәлах улына тапшырды һәм 101 яшен билгеләп үтүче Шакир Шәрип улын туган көне белән котлады.  Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Иван Шигин һәм ТИҮ рәисе Людмила Багрецова да кушылды.

Шакир Шәрип улы Шәриповка 101 яшь тулды. Ул Ворошилов районының Иске Абдул авылында туган. Сугыш вакытында Икенче Белоруссия фронтының 30 укчы полкында маршал Константин Рокоссовский җитәкчелегендә хезмәт итә, анда бер сугышта контузия ала һәм кайтарып җибәрелә. Шакир Шәрип улы 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Шакир Шәрип улы туган авылына кайта, 1953 елдан Теләнче-Тамак авылында май заводында суыткыч җайланмалары машинисты булып эшли. 2010 елда Яр Чаллы шәһәренә килә.

Әнәс Сәлах улы Сәлахов Актаныш районының Иске Айман авылында туган. 1943 елда ул Совет Армиясе сафларына чакырыла, Байкал арты Ерак Көнчыгыш фронтында хезмәт итә, Монголия, Манчжурияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң Ерак Көнчыгышта сержант булып хезмәт итә. 1950 елда Әнәс Сәлах улы демобилизацияләнә, туган авылына кайта, аннары Пермь краеның Каенлык шәһәре леспромхозында эшли. 1974 елда Әнәс Сәлах улы Яр Чаллыга күчеп килә һәм пенсиягә кадәр "КамГэсэнергострой"да балта остасы булып эшли.

Чәршәмбе, 4 март 2020, 08:26