Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Автозавод районында «Ретро яз» бәйрәм программасы узды. Концертка районның 750дән артык кешесе һәм шәһәр кунаклары: сугыш һәм хезмәт ветераннары, күп балалы аналар, хуҗалыкның төрле тармакларында хезмәт куючы хатын-кызлар чакырылган иде. Концерт башланыр алдыннан яшь чаллылылар бәйрәм кунакларына җылы теләкләр язылган котлау открыткалары тапшырдылар.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева залда утыручыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте: "Иң матур һәм якты бәйрәм – 8 март халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез! Бу бәйрәм көнендә сезнең адреска бары тик ихлас теләкләр, сабырлыгыгыз һәм мәхәббәтегез өчен рәхмәт сүзләре генә яңгырасын. Йөзегездә елмаю сүрелмәсен, шатлык, оптимизм һәм иминлек сезгә!"

Флера Андреева 15 Бөек Ватан сугышы ветеранына юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды: Людмила Романовна Гадалина, Тамара Евгеньевна Милютина, Мария Васильевна Грин, Валентина Ивановна Нестеренко, Фагилә Шәех кызы Байморатова, Фаина Ивановна Градобоева, Зинаида Иосифовна Костяева, Анна Антоновна Строкина, Тәзкирә Хәбибуллина, Илия Сөләйман кызы Шәрәфетдинова, Хәсимә Нури кызы Шәрипова, Валентина Сергеевна Тургенева, Миңнуразинә Вахит кызы Гобәйдуллина, Маһинур Фатыйх кызы Шәфигуллина, Евдокия Васильевна Петрова.

Бәйрәм программасы барышында шәһәр мэрының, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең һәм район администрациясе башлыгының хатын-кызларга, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды.

Иҗат коллективлары – «КолиБри», «Зимфиринки», «Йолдыз» һәм «Мелодия» вокаль ансамбльләре, «Мизгел» җыр театры, «Грация» һәм «Бисеринки» хореография ансамбльләре, «Лик» һәм «Адажио» студияләре чыгышы гүзәл затлар өчен музыкаль бүләк булды. Бәйрәм программасы ахырында «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары башкаруында «Безнең шәһәр» җыры яңгырады.

Рәфкать Бильданов фотолары

Чәршәмбе, 4 март 2020, 09:00