Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Республиканың спорт министрлыгында Татарстан Волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды. Утырышны Федерация президенты, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Конференция эшендә Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов, автокала Волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе, «Союз-регион» компанияләр төркеме гендиректоры Андрей Ляпунов, федерация рәисе Игорь Чернышев һәм башкалар катнашты.

Конференция кысаларында Яр Чаллы Волейбол федерациясе массакүләм волейболны үстерү буенча иң яхшы төбәк федерациясе булды, аны шулай ук Кама аръягы зонасында волейбол буенча ярышларны югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм уздырганнары өчен бүләкләделәр. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, волейбол, спортның иң массакүләм һәм үтемле төре буларак, республикада яңа үсеш дәрәҗәсенә иреште. Барлык кирәкле ярдәмне Татарстан президенты, республика шәһәрләре һәм районнары башлыклары күрсәтә. Ул шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында республиканың барлык шәһәр һәм районнарында ветераннар, күренекле тарихи шәхесләр истәлегенә волейбол турнирлары үткәрергә тәкъдим итте. 

Моннан тыш, республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, муниципалитетларда волейболны үстерү буенча уңышлы тәҗрибәне тарату өчен «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол командаларының танылган уенчылары, тренерлары белән очрашулар үткәрергә мөмкин булыр иде.

Федерациянең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы доклад белән федерациянең башкарма директоры Мансур Кәримов чыгыш ясады. Ул федерация эшенең, барыннан да элек, республика халкы арасында волейболны популярлаштыруга юнәлтелгәнлегенә игътибар итте. Федерация эшчәнлеге өчен программа документы булып, ул искәрткәнчә, Татарстан Республикасында 2022 елга кадәр волейболны үстерү концепциясе тора.  

"Уенның популярлыгы арту, мәйданчыкларны җиһазлау белән бер үк вакытта яшь кадрларны тәрбияләү, алар тарафыннан физкультура белеме алу, остазлар җитәкчелегендә тренерлык осталыгын арттыру, югары һөнәри дәрәҗәдәге студентлар кадрларын тәрбияләү мәсьәләләренең актуальлеген югалтмый", – дип билгеләп үтте ул.

Чәршәмбе, 4 март 2020, 09:25