Чаллы яшьләрен «Җиңү Илчеләре» конкурсына кушылырга чакыралар, аны «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы үткәрә. Конкурс 2020 елның 5 маеннан 11 маена кадәр Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган иң яхшы волонтерларны сайлап алуны күздә тота. Конкурста катнашу өчен волонтерыпобеды.рф сайтында теркәлергә һәм 2020 елның 15 мартына кадәр «Җиңү Илчеләре» халыкара конкурсына шәхси кабинет аша заявка бирергә, шулай ук социаль челтәрләрдә видеоинтервью яздырырга һәм урнаштырырга кирәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшәү, туклану, өйрәтү һәм мәдәни программаларга чыгымнар конкурсны оештыручылар хисабыннан гамәлгә ашырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 март 2020, 10:55