Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы хатын-кызларын «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары җитәкчеләре – хатын-кызлар чакырыла. Конкурс түбәндәге төп номинацияләр буенча үткәрелә: "Елның уңышлы старты"; "Иң яхшы IT-проект", "Гаилә бизнесы"; "Социаль эшмәкәрлекнең иң яхшы проекты"; "Креатив бизнес-леди". Чара 3 этапта үткәрелә: 1 этапта – 5 марттан 25 мартка кадәр гаризалар кабул ителә; 2 этапта 26 марттан 6 апрельгә кадәр гаризалар сайлап алу; 3 этап - иҗади презентация, нәтиҗәләр ясау. Бүләкләү тантанасы 23 апрельдә Казанда "Ак БарсАрена" стадионында узачак Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызларының VI Форумы кысаларында үткәрелә. 

Конкурста катнашу өчен гаризаларны һәм кирәкле документларны email адресы буенча электрон почтага җибәрергә кирәк: roodjrt@mail.ru. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә: шәхси эшмәкәр сыйфатында физик затны дәүләт теркәвенә алу турында таныклык күчермәсе (үзмәшгульлектән тыш); конкурста катнашучы анкетасы (кушымта); конкурс шартларына җавап бирә торган һәм аның максатларына, таләпләренә туры килә торган презентация (үзеңне бизнеста, шулай ук үз тормышыңны тәкъдим итәргә кирәк). Презентация теләсә кайсы формада тәкъдим ителергә мөмкин (2 минуттан артмаган иҗади чыгыш, видео ролик һ. б.). 

Инстаграмда Instagram @dgrt_rt  билгесе белән #бизнеследи_рт 2020 хештегы астында алып барылган эшчәнлек төре турында кыскача мәгълүмат калдырырга кирәк. Конкурста катнашу түләүле, бәясе 5000 сум.

Чәршәмбе, 4 март 2020, 13:36