Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова рәислегендә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс узды. Конкурста катнашу өчен дүрт кеше документлар тапшырды. Катнашуга бары тик ике кандидат кына кертелде: икесенә, законнарда билгеләнгән квалификация таләпләренә туры килмәү сәбәпле, катнашу рөхсәт ителмәде.

Шулай итеп, әлеге кандидатларның идарә итү эшчәнлеге тәҗрибәсе юк, Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына билгеләнү өчен кимендә биш ел идарә итү эшчәнлегендә хезмәт кую таләп ителә. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия Шәһәр Советына Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына ике кандидатны тәкъдим итәчәк: Илнар Минһаҗев һәм Фәрид Сәлахов. 

 Сессия датасы өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Чәршәмбе, 4 март 2020, 14:15