Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елның 28 февраленнән 4 мартына кадәр «Идел» яшьләр үзәгендә «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектының XI сезонының I этабы узды. Яр Чаллы шәһәрен тәкъдим итүче 12 катнашучы бу этапны уңышлы үтте.

Чара лидерлык сыйфатларын эшләүгә, максатларны билгеләүгә, лидер позициясен тикшерүгә юнәлдерелгән иде. Проектның кунаклары-Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Тимур Сөләйманов, «Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитеты әгъзасы Марат Бариев, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, «Кадрлар резервы» проектының баш эксперты Ленар Сафиуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, «МЕГА Казан» сәүдә үзәге идарәчесе Лиана Сираҗетдинова.

Алда катнашучыларны продуктивлык марафоны көтә, аны башкарганнан соң II этапка кемнәр узачагы билгеле булачак.

Чәршәмбе, 4 март 2020, 14:30