Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Үзенең 95 яшьлеге уңаеннан юбилей медале белән сугыш ветераны Владимир Акимович Иванов бүләкләнде. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Владимир Акимович Оренбург өлкәсенең Ивановка авылында туа. Урта мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Совет Армиясенә алына, Көньяк фронтта сугыша, Германия чигенә кадәр җитә. Җиңүне Австриядә каршы ала. II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Германияне Җиңгән өчен», «Батырлык өчен», «Будапештны алган өчен», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 1954 елда өйләнә. Балалары туганнан соң гаиләсе белән Казакъстан ССРның Чардар шәһәренә күчәләр, анда Владимир Акимович Чардар ГЭСында баш хисапчы булып эшли. 1983 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Владимир Акимович Түбән Кама ГЭСында хисапчы булып хезмәт куя. 

Медальләр Бөек Ватан сугышы ветераны Әгъдәс Мөхәммәт улы һәм аның тормыш иптәше - тыл хезмәтчәне Мәүҗүдә Габдрәүф кызы Нәфыйкова гаиләсенә дә тапшырылды.

Юбилей медале белән шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш елларында II Украина фронтында радистка булып хезмәт иткән Мария Федоровна Васильева да бүләкләнде. Ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләренә ия. Мария Федоровна озак вакытлар газета редакциясендә хисапчы булып эшли. 1975 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы КПД -240та хисапчы булып эшли.

Чәршәмбе, 4 март 2020, 16:45