Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Яр Чаллының 64 гаиләсе сертификат алды. Сертификатларны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мульканова тапшырдылар.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Яр Чаллыда ана капиталына 43 меңнән артык сертификат бирелгән, 36 мең гаилә 14 млрд сумлык акча белән файдаланган. Ана капиталы чаралары белән эш итүдә иң популяр юнәлеш – торак шартларын яхшырту, мондый мөмкинлектән автокаланың 90% гаиләсе файдаланган.

Чәршәмбе, 4 март 2020, 16:57