Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов Бөек Ватан сугышында катнашкан Александра Андреевна Хохлова һәм Петр Иванович Бочкаревка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Котлауларга ТИҮ рәисе Светлана Исаева һәм 18 нче мәктәп директоры Наил Гайнуллин да кушылды. 

 Александра Андреевна Хохлова Удмуртия Республикасының Камбарка шәһәрендә туа. 1943 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар. Ул 1946 елда демобилизацияләнә һәм Мәскәүгә метрополитен төзелешенә килә. 1948 елда туган шәһәренә әйләнеп кайта, лаеклы ялга чыкканчы машина заводында мастер булып эшли. Яр Чаллы шәһәренә 2010 елда күчеп килә.

Петр Иванович Бочкарев Минзәлә районының Юртау авылында туа, 1942 елда аны Совет Армиясе сафларына чакыралар. Петр Иванович хәрби әзерлекне Марий Эл Республикасының Звениговск районы Суслонгер укыту лагерында ала, аннан соң аны танклар алу өчен Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәренә җибәрәләр. Петр Иванович танк полкында 1 нче Белоруссия фронтында сугыша. 1944 елда ул каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Сугыштан соң туган авылына кайта, аннары гаиләсе белән Минзәлә районының Курья авылына күчеп килә, анда «Заготзерно»комбинатында электромонтер булып эшли. 1972 елда Бочкаревлар гаиләсе Яр Чаллыга күчеп килә, пенсиягә чыкканчы «Татгидропроводхоз»да электромонтер булып эшли.

Пәнҗешәмбе, 5 март 2020, 08:14