Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Иртәгә, 6 мартта, 10:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәрендә М.Ш. Бибишев истәлегенә багышланган спорт (грек-рим) көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеген ачу тантанасы була. Чарада грек-рим стилендәге Россия көрәшчесе, 2004 елгы Олимпия чемпионы, 2007 елгы дөнья чемпионы, алты тапкыр Европа чемпионы Алексей Мишин һәм грек-рим стилендәге Россия көрәшчесе, Россия чемпионы, Россия һәм дөнья чемпионатлары призеры, 2015 елгы Европа уеннары чемпионы, халыкара класслы Россиянең спорт мастеры Евгений Салеев катнашачак.

Бүген титуллы спортчылар шәһәрнең спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр өчен мастер-класслар уздырачаклар. 

Пәнҗешәмбе, 5 март 2020, 09:51