Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кабул итү булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Тантаналар сараенда Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, шулай ук аеруча зур уңышларга ирешкән хатын-кызларны хөрмәтләделәр.

«Гүзәл бәйрәм 8 март бәйрәме алдыннан без дәүләт бүләкләре тапшырырга җыелдык. 2020 ел – безнең ил, күпмилләтле халкыбыз өчен үзенчәлекле: без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын – күз яшьле вакыйганы, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны, Яр Чаллының шәһәр статусын алуга 90 ел тулуны билгеләп үтәбез. Тагын бер кат сезгә – ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең шәхси батырлыгыгыз, фидакарьлегегез нәтиҗәсендә безнең халык XX гасырның иң канкойгыч сугышында җиңә алды. Кечкенәдән үк сез фашистлар Германиясе лагерьларында, блокадалы Ленинградта Бөек Ватан сугышының бар михнәтен үз җилкәгездә татыдыгыз, завод-фабрикаларда, басуларда Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләдегез!»

Шәһәр башлыгы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен Бөек Ватан сугышы инвалиды Валентина Мясниковага, блокадалы Ленинградта яшәгән Нина Ивановна Колесовага, Нина Антоновна Старковага, фашист концлагерьлары тоткыны булган Галина Петровна Вовкка, тыл хезмәтчәннәре Светлана Васильевна Тришинага, Роза Бәдриевна Андреевага, Сәкинә Минһаҗетдиновага, Евдокия Степановага, Әнисә Таймасовага тапшырды.

Шулай ук күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, шәһәрнең һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен тугыз кеше ТАССРның 100 еллыгы билгесе белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасының Атказанган  халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова да бар.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен  Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының персонал белән эшләү һәм муниципаль хезмәт идарәсе башлыгы Роза Гаделшина Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме 9 нчы хатын-кызлар консультациясенең табиб акушер-гинекологы Галина Ляшовага бирелде.

5 нче балалар техник иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү муниципаль автономияле учреждениесе директоры Мөнирә Хаҗиева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

35 нче «Соловушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр гүзәл затларга багышланган шигырьләр укыдылар.

Гүзәл затлар өчен «Болгар» бию театры оркестры аккомпанементы астында Нияз Хаматшин чыгыш ясады.

Бүләкләү тантанасыннан барлык фотоларны «ВКонтакте»да Шәһәр администрациясенең рәсми төркемендә карарга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 5 март 2020, 13:30