Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 нче балалар сәнгать мәктәбендә 8 март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан «Чәчәкле иртә» темасына мастер-класс үткәрелде. Сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре һәм ата-аналар үз куллары белән кашпога чәчәк бәйләмнәре тезделәр. "Язгы букет өчен ниләр кулланырга һәм ни өчен флористикада иң мөһиме вакытында тукталырга?" дигән темага Яр Чаллының популяр флористы Ольга Шаланда чыгыш ясады.

Мастер-класста катнашучылар кашпоны бүлмә үсемлекләре утырту өчен генә түгел, ә стильле композицияләр өчен нигез буларак та кулланырга мөмкин икәнлеген белделәр.

Пәнҗешәмбе, 5 март 2020, 12:00