Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                     Кадерле хатын-кызлар! 

                    Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз! 

 8 март – яз кояшының беренче якты нурлары һәм зәңгәр күк йөзенең саф чисталыгы белән бергә килә торган искиткеч матур бәйрәм. Бу көнне безнең барлык игътибарыбыз гүзәл затларыбызга юнәлдерелгән.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан узган гасырның иң дәһшәтле канкойгыч сугышының чиксез зур сынауларын үз җилкәләрендә күтәргән ветеран хатын-кызларга аерым котлау сүзләре җиткерәм. Алар Бөек Җиңү байрагын җиңелгән Берлин өстендә мөмкин кадәр тизрәк күтәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр.

Без, ир-атлар, хатын-кызларның тормыш итү зирәклегенә, гаилә һәм һөнәри эшчәнлек потенциалларын уңышлы тормышка ашыру мөмкинлеге бирә торган бетмәс-төкәнмәс энергиясенә һәм оптимизмына сокланып туймыйбыз. Бу бәйрәм көнендә без, кулыбызга чәчәк бәйләмнәре тотып, тормышыбызны яктыртучы, тулыландыручы һәм матурлаучы, баетучы, аңа мәгънә өстәүче барлык хатын-кызларга –тормыш иптәшләребезгә, апа-сеңелләребезгә, кызларыбызга, хезмәттәшләребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Һәрберебез өчен иң якын һәм кадерле хатын-кыз –  ул әни. Беренче чиратта, бүген без аларны бәйрәм белән котлыйбыз, безгә эчкерсез ана мәхәббәте бирүләре, безне һәрвакыт кайгыртып яшәүләре өчен аларга чиксез рәхмәт сүзләрен әйтәбез. 

                                                          Кадерле хатын-кызларыбыз! 

Тормышыгызда бәхетле көннәрегез мөмкин кадәр күбрәк булсын. Якыннарыгыз үз уңышлары белән куандырсын, ә ир-атлар игътибарга күмсен. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, матурлык һәм мәңге яшь булуыгызны телим! Бәйрәм белән сезне!

                                                                                                                                          Н. Г. Мәһдиев, 

                                                                                                                           Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 8 март 2020, 07:24