Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Һәдия Гомәр кызы  Муллахмәтова БАССРның Мәләүз районы Кома авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында кыр эшләрендә эшли. Сугыштан соң Кемерово шәһәренә күчеп килә, хәрби заводта эшли. 1954 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы тегү фабрикасында хезмәт куя. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Һәдия Гомәр кызы Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Россия президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Пәнҗешәмбе, 5 март 2020, 17:03