Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов Бөек Ватан сугышында катнашкан Әхмәт Рамазан улы Сөләймановка бүләкләр һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырды. Котлауларга ТИҮ рәисе Ольга Денисова да кушылды. Әхмәт Рамазан улы Чирмешән районының Туймәт авылында туа. 1942 елда Әхмәт Рамазан улын Совет Армиясе сафларына алалар, Ленинград һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша, өч тапкыр яралана. 1945 елда госпитальдә дәваланганнан соң Әхмәт Рамазан улы демобилизацияләнә һәм авылына кайтарып җибәрелә, анда колхозда эшли. 1963 елда Чирмешән районының Түбән Кармалка авылына күчеп килә, пенсиягә чыкканчы клуб мөдире булып эшли. 2006 елдан Әхмәт Рамазан улы Яр Чаллыда яши.

Пәнҗешәмбе, 5 март 2020, 17:01