Балалар Хәрби китабы атналыгы кысаларында 19 марттан 27 мартка кадәр «Үлемсез Китап полкы» дип исемләнгән әдәби марафон узачак. Марафонны үткәрү мәйданчыклары Яр Чаллының "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" МБУ китапханәләре.
Әдәби марафон-китап белән танышу, Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы басмалар фондларын ачу. Чара үсеп килүче буын арасында сугыш турында китапларны популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Марафонда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Анда катнашу ирекле һәм бушлай. Әдәби марафон үткәрү турында барлык мәгълүмат «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең рәсми сайтында библиотека-челны.рф һәм ВКонтакте социаль челтәрендә урнаштырылган https://vk.com/bibl_chelny
Белешмәләр өчен телефоннар: (8552) 70-02-29, 70-12-52. Марафон турында Нигезнамә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 15 март 2020, 08:37