Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы Россия гражданлыгын алуны гадиләштерүгә һәм ватандашларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике закон проектын өченче, ахыргы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: "Дәүләт Думасы ватандашларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативаларны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. Инде 2019 елда гына да Украина, Белоруссия, Армения һәм башка элеккеге Совет Республикаларыннан чыккан ярты миллионга якын кешегә Россия гражданнары булырга мөмкинлек биргән мөһим карарлар кабул ителде. Без РФ гражданлыгы алу процедурасын гадиләштерәбез, русча сөйләшүче ватандашларны һәм элеккеге Совет Республикалары гражданнарын Россия белән бәйләүче бюрократик киртәләрдән арындырабыз".

«Россия Федерациясе гражданлыгы турында»гы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, әңгәмә узмыйча гына рус телен йөртүчеләр дип Белоруссия һәм Украина гражданнары танылды. Закон Эчке эшләр министрлыгына һәм мәгариф министрлыгына әңгәмә нәтиҗәләре буенча чит ил кешеләрен рус телен йөртүчеләр дип тануның бердәм критерийларын билгеләргә вәкаләт бирәчәк. Рус телен ирекле белүче Украина һәм Беларусь Республикасы гражданнары мондый әңгәмәдән азат ителәчәк. Рус телендә сөйләшәче статусы яшәү буенча теркәлү һәм гражданлык алуны гадиләштерә.

Җомга, 6 март 2020, 09:54