Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «LADY MAMA-2020» матурлык һәм талант шәһәр фестиваль - конкурсы финалы узды. Финалда 12 кеше катнашты. Кызлар түбәндәге конкурс сынауларын уздылар: конкурсантның тормышын чагылдыручы визитка-презентация; интерактив (сорау-җавап); иҗади номер; кичке күлмәкләрдә дефиле.

Һәр катнашучы, традиция буенча, аерым номинациядә җиңү яулады: «Зирәк әни» - Наталья Стома; "Уңышлы әни" -  Диләрә Поршина; «Спортлы әни» -  Ләйсән Мөхәммәтҗанова; «Учакны саклаучы әни» - Антонина Зиновьева; "Кайгыртучан ана"  -  Юлия Хәйруллина; "Фэшн әни" -  Венера Никифорова; "Матур әни" - Жарова Евгения; "Камил әни" -  Татьяна Кононова; "Илһамлы әни" -  Анна Морозова. 

2 нче вице «Lady МАМА – 2020» Айгөл Сәлахетдинова; 1 нче вице «Lady МАМА – 2020» Люция Хаматдинова булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татьяна Назаровага "LadyМама - 2020" титулы бирелде. Ул шулай ук социаль челтәрләрдә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Тамашачылар симпатиясе призын алды.

Җомга, 6 март 2020, 13:42