8 Март хөрмәтенә шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда бәйрәм концерты оештырылды. Тантаналы чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, күп балалы аналар, табиблар, педагоглар, сәнәгать предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре чакырылган иде. Фойеда чаллылыларның продукциясе һәм кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән оештырылган күргәзмә катнашучыларда кызыксыну уятты. Аны шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиев та карады. Цирк номерыннан башланган бәйрәм концертын Ирина Недогода ачты.
Гүзәл затларны Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котлады: "Яраткан һәм гүзәл әниләребез, әбиләр, җирдә иң матур шәһәр Яр Чаллының, нәфис хатын-кызлары! Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, без сезнең белән горурланабыз! Мин барлык ир-атлар исеменнән мәхәббәт, җылылык, елмаю һәм яхшы кәеф сезне ташламасын дип телим. Гаилә бәхете һәм иминлек сезгә!"
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 6 март 2020, 16:45