Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов Бөек Ватан сугышында катнашкан Павел Иванович Быстровка, Александр Данилович Егоровка һәм тыл хезмәтчәне Антонина Павловна Чураковага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырды. Антонина Павловна Чураковага 95 яшь тулды, шул уңайдан ул РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр алды. Ветераннарны котлауга Шәһәр Советы депутатлары Эдуард Фәттахов һәм Руслан Козадаев, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Ольга Денисова һәм Надия Гришаева да кушылды. 

 Антонина Павловна Чуракова Киров өлкәсенең Голики авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң туган колхозында эшли. 1970 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә, пенсиягә чыкканчы «Челныводоканал» ҖЧҖдә оператор булып эшли. 

 Павел Иванович Быстров Түбән Кама районының Югары Уратма авылында туа.

1942 елда Павел Ивановичны Совет Армиясе сафларына алалар, ул Ростов өлкәсендә, Севастополь астында сугыша, берничә тапкыр яралана. Бераз соңрак ул радистлар курсын уза һәм 62 аерым элемтә батальоны радиоротасына күчерелә. Бу рота составында Павел Иванович Берлинга кадәр барып җитә. Җиңүдән соң минометлы батальонга эләгә, анда ике ел Берлинда хезмәт итә. 1947 елда демобилизацияләнә һәм пенсиягә чыкканчы "Әлмәт-нефть" идарәсенең 2 нче промыселында нефть чыгару буенча оператор булып эшли. 2013 елда ветеран Яр Чаллыга күчеп килә.

Александр Данилович Алабуга районының Анзирка авылында туа. 1944 елда аны армиягә алалар һәм ул Төньяк флотка Мурманскка җибәрелә. Анда яр буе сакчылыгында артиллерия батальонында өлкән матрос булып хезмәт итә. 1951 елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Александр Данилович Мурманск туку фабрикасында слесарь булып эшли.

1955 елда Свердловскка күчеп килә, анда югары техник белем ала һәм пенсиягә чыкканчы «Төгәл механика заводы»нда инженер булып эшли. 2018 елдан автокалада яши.

Шимбә, 7 март 2020, 11:02