Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Татарстан Республикасы буенча агымдагы елның 22 гыйнварыннан 29 февраленә кадәр респиратор синдром белән дәвалау оешмаларына Кытай Халык Республикасыннан кайткан 62 кеше мөрәҗәгать иткән. Роспотребнадзорның «Вектор» фәнни үзәгендә яңа коронавируска тикшеренүләр 53 кешедә тискәре нәтиҗә күрсәткән, тугыз кешенең анализ нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Яңа коронавирус белән авыру очраклары ачыкланмады. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

Яр Чаллы шәһәрендә 21 кеше медицина күзәтүе астында, шуларның 16сы - «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәре,  Италиядән белән Иран Республикасыннан командировкалардан кайтучылар, шулай ук Италиядән килгән 5 турист. Барлык килгән кешеләр буенча өстәмә санитар-эпидемияләргә каршы (профилактик) чаралар үткәрү турында күрсәтмәләр бирелде. Коронавируска тикшерү өчен материаллар сайлап алынды.

Яңа коронавирус инфекциясе килеп чыгу һәм таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, Роспотребнадзорның Чаллы территориаль бүлеге шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә эпидемиягә каршы чаралар үткәрә.

Шәһәр территориясенә Кытай Халык Республикасыннан, Италия Республикасыннан, Иран, Корея Республикаларыннан килгән затларның 14 көн дәвамында медицина күзәтүен кичекмәстән оештыру, лаборатор тикшеренүләрне үткәрү өчен клиника материалларын сайлап алу мониторингы алып барыла.

"Яңа коронавирус белән авыручылар саны буенча дөньядагы уңайсыз хәлләрне исәпкә алып, шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләренә хезмәткәрләрнең яңа коронавирус инфекциясе буенча имин булмаган илләргә командировкага җибәрүләрен чикләргә тәкъдим итәсем килә", - диде Илгизәр Бариев.

Сишәмбе, 10 март 2020, 08:59