Сайт яңа төр коронавирус - Covid-2019 авыруыннан саклану буенча Роспотребнадзор тәкъдимнәрен бастырып чыгара. Үзеңне инфекциядән саклау өчен иң беренче чиратта, кулларның чисталыгын сакларга киңәш ителә. Моның өчен кулны сабынлап мөмкин кадәр ешрак юып тору яки дезинфекция чарасы, антисептиклар куллану зарур.
Шулай ук күз, борын, авызга юылмаган куллар белән кагылмаска тырышырга кирәк. Үзегез белән бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар йөртергә, төчкергәндә яки йөткергәндә борынны һәм авызны һәрвакыт капларга, салфеткалар белән кулланганнан соң аларны шунда ук ташларга. Эпидемиологик вәзгыять стабиль булмау сәбәпле, кул биреп күрешү, биттән үбү кебек чаралардан тыелып торырга киңәш ителә.
Эштә даими рәвештә үзегезнең эш урынын һәм җайланмаларны (компьютер клавиатурасы, гомуми кулланылыштагы оргтехника панельләре, смартфон экраны, пультлар, ишек тоткычлары) сөртеп, чистартып тору зарур. Үзегез утырган кабинет идәннәрен ешрак юып тору һәм җилләтү кирәк.
Балалар, медицина, социаль, коммуналь, транспорт оешмалары, җәмәгать туклануы һәм сәүдә объектлары булган куркыныч төркеменә керүче объектларда дезинфекция үткәрү өчен дезинфекция чаралары һәм җиһазлар, шәхси саклану чаралары, һаваны зарарсызландыру өчен бактерицид нурланышлар, кулларны эшкәртү өчен антисептиклар запасын җитәрлек күләмдә булдырырга кирәк.
Яңа коронавирус очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан затларга респиратор инфекциянең беренче билгеләре барлыкка килгән очракта өйдә калырга, йогышлы авырулар хастаханәсенә госпитализацияләү өчен ашыгыч медицина ярдәмен чакыртырга кирәк.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан яңа төр коронавирус инфекциясе очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан гражданнар, аларның яшәү урыннары һәм даталары турында белешмәләр бирү буенча "кайнар линия" оештырылды.
"Кайнар линия" телефоны: 8-843-231-20-70.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 10 март 2020, 09:23