Бүген «ОРЗ» диагнозы белән йогышлы авырулар хастаханәсендә 89 кеше дәвалана, шуның 51е - балалар, «Пневмония» диагнозы белән 36 очрак теркәлгән, шуның 22се – балалар. Лабораториядә расланган «Грипп» диагнозының 50 очрагы ачыкланды, шулардан 24е балалар. Авыр хәлдә ятучы пациентлар юк. Әлеге мәгълүматларны «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев җиткерде.
Шулай ук Александр Николаев шәһәрнең дәвалау-профилактика учреждениеләре тарафыннан, Роспотребнадзор күрсәтмәләре нигезендә, короновирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча чаралар оештырылуын һәм үткәрелүен билгеләп үтте: «Яр Чаллы шәһәре территориясенә Италия, КНР, Ираннан килгән барлык затлар медицина күзәтүе астында, көн саен консультацияләр һәм термометрия үткәрү белән 14 көн дәвамында медицина учреждениеләре белгечләре тарафыннан тикшерелә», - дип ассызыклады ул.
2019 елда Яр Чаллыда прививка ясау кампаниясе кысаларында 266 509 кешегә прививка ясатылган, бу 49,9% тәшкил итә, шулардан 75 249 бала һәм 191 260 олы кеше.
"Грипп һәм ОРВИ авыруларын, өзлегүләрне, шулай ук үлем очракларын булдырмау рәвешендә гриппка каршы вакцинациянең иминлеге һәм нәтиҗәлелеге күп санлы фәнни тикшеренүләр белән расланган. Вакцинация грипп белән авыручыларның ешлыгын уртача 2 тапкыр киметә, прививкалар ясалгач хаста җиңелрәк, җитди өзлегүләрдән башка уза", – дип билгеләп үтте Александр Николаев.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев предприятие һәм оешма җитәкчеләренә грипп, ОРВИ, коронавирус инфекциясе авыруларын булдырмау буенча профилактика чараларын үтәргә кушты.
"Без КАМАЗда гамәлләр алгоритмы эшләнгәнлеген беләбез. ОРВИ симптомнары булган хезмәткәр барлыкка килсә, аны шунда ук өенә җибәрәләр. Менә бу элементар гамәлләрне сезнең хезмәт коллективларында кулланырга кирәк. Без җаваплы кешеләр һәм моңа игътибар белән карарга тиеш. Вәзгыять контрольдә. ОРВИ көчәю күзәтелми. Шәһәр гадәти хезмәт режимында эшли. Дәвалау учреждениеләре гадәттән тыш хәлләргә әзер. Бу йогышлы авырулар хастаханәсенә, табибларның квалификациясе дәрәҗәсенә кагыла", - диде мэр.
Әйтергә кирәк, Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә коронавирус йоктыручыларны изоляцияләү өчен бөтен кирәкле шартлар (бокслар) бар.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 10 март 2020, 09:24