Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 мартта Шәһәр үзәк китапханәсендә Хәтер һәм Дан елы уңаеннан рус фантастика язучысы Аркадий Стругацкийның тууына 95 ел тулуга багышланган «На страже Престола и Отечества» F4 фантастика фестивале узачак. 2020 елгы фестивальнең темасы - хәрби фантастика. Фестивальнең кунагы Россиянең язучы-прозаигы, Санкт-Петербург Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь О’Санчес булачак. Фантастика фестивале кысаларында «Стражи Галактики – время настоящих героев» әдәби конкурсы,  «Воины света» майл-арт конкурсы һәм «Косплей для андроидов» костюмнар конкурсы узачак. Космос һәм фән яратучылар Яр Чаллының «Акыллы шоу» мобиль планетарие белән очрашачак. 

 Моннан тыш, фестиваль порталларында китап, картиналар күргәзмәләре, мастер-класслар һәм башка бик күп нәрсәләр көтә. Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Сишәмбе, 10 март 2020, 14:06