Бүген Шәһәр Советы Президиумы шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә чираттагы утырышны үткәрү датасын һәм вакытын билгеләде. XXXVIII утырыш 18 мартта 15:00 сәгатьтә мэриянең 405 нче залында үтәчәк һәм шәһәрнең рәсми сайтында онлайн режимда трансляцияләнәчәк дигән карар кабул ителде.
Президиумның көн тәртибенә 7 мәсьәлә кертелде. Булачак утырышта депутатлар 2019 елда шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисапны раслаячаклар, шәһәр Уставына, административ комиссия составына һәм муниципаль берәмлек эшчәнлеген регламентлаучы башка документларга үзгәрешләр кертәчәкләр.
Моннан тыш, депутатлар Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына дәгъва кылучы ике кандидатның берсен раслаячак.
4 мартта ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова рәислегендә Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрелде. Конкурста катнашу өчен дүрт кеше документлар тапшырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына ике кандидатны билгеләде: Илнар Минһаҗев һәм Фәрид Сәлаховны. Чәршәмбе көнне, 18 мартта, алар икесе дә үз программалары белән чыгыш ясаячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 10 март 2020, 16:48