Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия президенты Владимир Путин ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, акчаны гадирәк һәм уңайлы итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар. Әйтик, кабул ителгән закон нигезендә, төп яңалыкларның берсе – ана капиталы программасын беренче балага бирү. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туган яки уллыкка алынган барлык гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталына хокук алдылар. 2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы кертелгәнче туган булса), 2020 елдан башлап туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.

2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерергә һәм алардан кыска вакыт эчендә кулланырга мөмкин булачак. Ана капиталы сертификаты бирүгә, яңа тәртип буенча, биш эш көненнән дә артмыйча, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерү өчен – ун эш көненнән дә артмый. Аерым очракларда бу сроклар, әгәр башка ведомстволарда мәгълүмат соратып алу зарурлыгы туса, унбиш һәм егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.

Агымдагы ел ахырына кадәр ана капиталы буенча гамәлдәге норматив сроклар саклана. Сертификатны рәсмиләштерү өчен ул унбиш эш көне, гаиләнең акчалар белән эш итү турындагы гаризасын карау өчен-бер ай. Практикада Пенсия фонды территориаль органнарының күбесе бүген үк тиешле хезмәтләрне тизләтелгән режимда тәкъдим итә.

Гаиләләр ана капиталын тизрәк алу, аны рәсмиләштерүгә күп көч куелмасын өчен, апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталы сертификатын актив рәвештә бирү эшенә керешә. Димәк, бала тугач, ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат артыннан мөрәҗәгать итмичә, акча белән эш итә алачак. Моның өчен Пенсия фонды мөстәкыйль эшли.

Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына Граждан хәле актлары язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк. Хәзерге вакытта Фонд бүлекләре ЗАГС реестры белешмәләре буенча сертификат рәсмиләштерүне тикшерәләр һәм моның өчен кирәкле мәгълүматны ата-аналар һәм балалар турында билгелиләр.

Дүшәмбе, 16 март 2020, 13:33