Шимбә, 11 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы «Ачык хакимият оештыруның аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турында закон проектын өченче, ахыргы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: "Бүген без бик мөһим карар өчен тавыш бирдек, Россия Федерациясе президенты тарафыннан кертелгән закон проектын карадык һәм өченче укылышта кабул иттек. Искәртеп узабыз, закон проектына 400гә якын төзәтмә әзерләнгән иде, аларның 200ен кичә кабул иттек. Владимир Путин тарафыннан кертелгән һәм социаль юнәлешкә ия төзәтмәләрнең әһәмиятен аерым билгеләп үтәм. Президент дәүләтнең социаль йөкләмәләрен турыдан-туры гамәлгә ашыру нормасы итәргә тәкъдим итте. Бу ел саен пенсияләрне мәҗбүри индексацияләү дә, минималь хезмәт хакы күләме дә, ул яшәү минимумыннан түбәнрәк була алмый. Илебезнең хокукый һәм территориаль суверенитетын көчәйтү турындагы мөһим мәсьәлә каралды. Без Россия территориясе өлешләрен читләштерүгә юнәлтелгән теләсә нинди гамәлләр һәм өндәмәләр ярамаганлыгын расладык. Шулай ук яңа эчтәлек белән Федераль җыен, Хөкүмәт турында, суд хакимияте, прокуратура, җирле үзидарә эше мәсьәләләрен җайга салучы бүлекләр тулылана".

Бүген исә закон проекты Федерация Советына җибәреләчәк, ә аннары Бөтенроссия тавыш бирүенә чыгарыла.

Чәршәмбе, 11 март 2020, 11:51