Бөек Ватан сугышында катнашучыларга юбилей медальләре һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов Петр Андреевич Гаврилов, Мизхәт Гыйләҗ улы Гыйләҗевка, Дмитрий Кузьмич Бычковка һәм Иван Николаевич Канидиевка өйләренә барып бүләкләр тапшырды.
Дмитрий Кузьмич Бычков 1944 елның декабрендә Кызыл Армия сафларына алына. Өч ай укыгач, Грозный шәһәренә хәрби училищега җибәрелә. 1945 елның апрелендә Владикавказның хәрби-пехота училищесына юнәлә. 1946 елның апрелендә Пятигорск шәһәренең укыту-танк полкына, аннан соң Венгриягә җибәрелә. Старшина исемен ала.
Иван Николаевич Канидиев 1940 елда Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәтен артиллерия полкында Баку шәһәрендә башлап җибәрә. 1941 елның апрелендә аны Ленинградка күчерәләр. Сугыш башланганда Ладогага алына. 181 нче укчы полкында хезмәт итә.
Мизхәт Гыйләҗ улы Гыйләҗев 1942 елда үз теләге белән фронтка китә. Чуашстанда кыска гына укулардан соң 3 нче Белоруссия фронты составында пехотный батальонга эләгә. 1945 елның 9 маенда Җиңү көнен Көнчыгыш Пруссиядә каршы ала.
Петр Андреевич Гаврилов 1942 елның октябрендә Совет Армиясе сафларына алына. Уку курсларын тәмамлаганнан соң, дүрт ел Япония белән чиктә хезмәт иткән. 1946 елның июлендә сугыштан соң туган якларына әйләнеп кайта.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 март 2020, 11:43