Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 16 мартта «Легаль булмаган мигрант» профилактик операциясенең беренче этабы старт ала. Ун көн дәвамында полиция хезмәткәрләре Россия Федерациясе территориясендә чит ил гражданнарының законсыз булуына һәм эшкә урнашуына каршы тору, миграция законнары өлкәсендә башка хокук бозуларга каршы тору максатыннан планлаштырылган чаралар уздырачак. Хокук куллану характерындагы чаралар белән беррәттән чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга Россия Федерациясе законнарын аңлату буенча эш алып барылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хокук саклау органнары хезмәткәрләре даими рәвештә миграция законнарын бозучыларны ачыклый. Әйтик, агымдагы елның ике аенда Чаллы полицейскийлары 114 чит ил гражданын ачыклаган, алар Россия территориясендә булу кагыйдәләренә буйсынмаган. Тагын 5 мигрант Чаллыда законсыз хезмәт эшчәнлеген башкарган, 11 чит ил кешесе суд карары белән илебездән читкә чыгарылган.

Шулай ук штрафчылар арасында чаллылылар да бар – 54 чаллылы чит ил кунакларына законга каршы барып торак белән тәэмин иткән. Моннан тыш, автокалада яшәүче 28 кеше чит ил эшче көчләрен законсыз кулланган өчен җаваплылыкка тартылган.

Полиция чаллылыларга «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик чарасын үткәрүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә һәм миграция законнарын бозу фактлары турында хәбәр итүне сорый. Аноним булу гарантияләнә. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ бердәм ышаныч телефоны (843) 291-20-02.

Шулай ук 112, 02 телефоннары буенча яки үзенең участок полиция хезмәткәренә хәбәр итәргә мөмкин.

Чәршәмбе, 11 март 2020, 15:46