Бер ел элек, 11 мартта, Чаллыда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен барлык кирәкле җиһазлары булган «Минем документлар» заманча офисы ачылды. Кол Гали бульварындагы күп функцияле үзәк республикада мәйданы буенча иң зурлардан санала һәм бер эш көнендә өч меңгә кадәр кешегә хезмәт күрсәтә ала. Бер ел эчендә офиска 181 000нән артык мөрәҗәгать кергән.
Шунысын да билгеләп үтик, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та эш визитларының берсендә Яр Чаллыдагы күпфункцияле үзәкнең эше белән танышып киткән иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 март 2020, 16:22