Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсация түлвен рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искәртә. Әлеге түләүнең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

Шунысын белү зарур: компенсацион түләү хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән карауга мохтаҗ затның бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме карауга мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Тәрбияне гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә компенсация түләүләре билгеләнергә мөмкин булган хезмәткә яраксыз гражданнарга түбәндәгеләр керә: инвалид балалар, I төркем инвалидлар; медицина учреждениесе карары нигезендә, даими рәвештә башкалар тәрбиясенә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнар; 80 яшькә җиткән гражданнар.

Компенсация түләве билгеләүне сорап язган гаризаны гражданинның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итәргә була. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә: өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза; хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкилнең әлеге караучыга риза булуы күрсәтелгән гаризасы; 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. 

Әгәр тәрбия күрсәтүче кеше «үзмәшгуль» буларак теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән булса, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яки I төркем инвалидны карау буенча түләү алу хокукы югалмый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшкә урнашканда 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яки I төркем инвалидны карау өчен түләү хокукы югала, чөнки компенсация эшләмәүче гражданга гына рәсмиләштерелергә мөмкин, бу очракта түләүләрне туктату турында тиешле гариза тапшырылырга тиеш. Гражданин үзенең эшкә урнашуы турында мөстәкыйль рәвештә Пенсия фондының территориаль органына биш көн дәвамында, турыдан-туры идарәгә яки гражданинның шәхси кабинеты аша Пенсия фонды сайтында мөрәҗәгать итәргә тиеш. Хезмәт эшчәнлеге туктатылгач, тәрбияләү буенча айлык компенсация түләвен яңадан билгеләүне сорап гариза бирергә була.

Пәнҗешәмбе, 12 март 2020, 14:17