Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 19 мартта шәһәр мэриясендә кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен финанс грамоталылыгы көне оештырыла. Спикерлар булып ВТБ ААҖ транзакцион бизнес продуктларын сату буенча баш менеджеры Лилия Абдрахманова, «Автоградбанк» АҖ финанс мониторингы бүлеге башлыгы Лилия Сәйфуллина, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова чыгыш ясаячак. Чарада катнашучыларга бизнесны үстерү өчен кредит алу, банклар тарафыннан түләүләрне блокировкалау, шулай ук кадрлар потенциалын үстерү өчен илкүләм проектлар турында сөйләячәкләр. Очрашу 10:00 сәгатьтә 405 залда уза.

Җомга, 13 март 2020, 11:48