Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР Дәүләт заказы агентлыгы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре белән берлектә, атна саен «Биржа мәйданчыгы» агрегаты ресурсын куллану буенча вебинарлар үткәрә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәйданчыкта бизнесменнар үз товарларын китерү турында мәгълүмат урнаштыра, шулай ук билгеле бер продукция эзләүгә запрос җибәрә алалар. «Биржа мәйданчыгы» ресурсының үзенчәлеге шунда ки, тәэмин итүчеләр арасында конкурентлы көрәш онлайн режимында бара һәм диаграммада чагыла, шуның аркасында тәэмин итүче үз тәкъдимен заказчы өчен аеруча җәлеп итә торган итеп, бәяне берничә тапкыр үзгәртә ала. Сатып алу нәтиҗәсендә заказчы сыйфатлы продукцияне оптималь бәядән сатып ала, шул ук вакытта алыш-бирешләрнең үтә күренмәлелеге һәм конкурентлы көрәшне тәэмин итү саклана.

Вебинарларда теләгән һәркем катнаша ала. Һәр пәнҗешәмбе көнне 16:00 сәгатьтә уза торган укыту вебинарына түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: http://rmcrt.ru/News/id/5133/.


Пәнҗешәмбе, 12 март 2020, 15:51